

Андрей Назаров чираттагы хөкүмәт утырышын медицина оешмаларын иммунопрофилактика өчен дару препаратлары белән тәэмин итү темасын күтәрде.
–Ел саен иммунобиологик дару препаратларын сатып алу һәм аларны саклау өчен финанс чыганаклар бүленә. Бүгенге көндә бушлай вакцинация бары тик дәүләт медицина учреждениеләрендә ясала иде. Бу эшчәнлеккә шәхси медицина оешмаларын җәлеп итү беренчел звеноны бушатырга мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
–Иммунобиологик препаратлар белән тәэмин итү тәртибе дәүләтнеке булмаган (шәхси) медицина оешмалар эшенә үзгәрешләр кертә. Бүгенге көндә республикада ОМС системасында эшләүче дәүләтнеке булмаган 15 медицина оешмасы иммунопрофилактика буенча чаралар үткәрә һәм аларның бу эшчәнлеккә лицензияләре бар, – дип сөйләде сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимуллина.
Чыганак: pravitelstvorb.ru