+28 °С
Болытлы


Русиядә маймыл чәчәк авыруының беренче очрагы Европадан кайткан егеттә расланды, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.
Европадан сәяхәттән кайткан егет медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән. Анализлар тапшырганнан соң аңарда маймыл чәчәк авыруыбулуы ачыкланган.
Роспотребнадзор чирнең җиңел формада үтүен һәм авыру кеше гомеренә куркыныч янамавын белдерде. Ул йогышлы авырулар клиникасына урнаштырылган һәм изоляцияләнгән.
Чыганак: РИА Новости
Фото: РИА Новости