

Чувашиядә яшьлек ир тәүлек дәвамында диярлек авыртуга түзгән һәм үзен клиник үлем хәленә җиткергән. Бу хакта һәлакәтләр медицинасында бүген, 12 июльдә хәбәр итәләр.
Бу хәл Чебоксар шәһәрендә теркәлгән. Олы яшьтәге ир 5 июльдә көндез күкрәк читлегендә авырту тойгысы сизгән. Әмма ашыгыч ярдәм медикларын икенче көнне генә, түзәр әмәле калмагач һәм тын алу авырлашкач, чакырткан. Аңа инфаркт диагнозы куйганнар. Авыртуны сизгәч тә ашыгыч ярдәм чакыртмаганга күрә пациентның хәле тиз начарая, ул клиник үлем кичерә. Ярый әле реанимация чаралары ярдәмендә табиблар аны коткарып калган һәм тиз үк дәваханәгә китереп җиткергән.
Кайчак үтә батыр булып, авыртуга түзеп утыру русча әйткәндә “боком” чыга шул...
Чыганак: lenta.ru