

Замана зәхмәтенә әверелде бүген инсульт. Элек аның белән өлкән яшьтәгеләр чирләгән булса, бүген инсульт яшьләрне дә аяп тормый.
Шунысы билгеле, инсульттан соң нормаль тормышка кайту – бик тә озайлы һәм җаваплы процесс. Ә менә галимнәр мондый пациентларга бик тә гади һәм нәтиҗәле ысул тәкъдим итә: ул да булса, көненә ким дигәндә ярты сәгать җәяү йөрү. Йөрү мондый авыруларга сәламәт яшәү рәвешенә кайтуга һәм озын гомерле булырга ярдәм итә. Иң мөһиме – ялкауланмаска!
Галимнәр, күпсанлы тикшерүләр үткәреп (анда еллар дәвамында инсульт үткәргән йөзләрчә кешеләр катнашкан), шундый нәтиҗәгә килгән: физик активлык, аеруча җәяү йөрү, бар кешеләргә дә, аеруча инсульт кичерүчеләр өчен, иң файдалысы.
Фото: medportal.ru