Сәламәтлек
11 июль 2022, 15:00

Эчкечене коткару мөмкинме?

Галимнәр эчкечелекне дәвалауда яңа ысул уйлап тапкан.

Эчкечене коткару мөмкинме?Эчкечене коткару мөмкинме?
Эчкечене коткару мөмкинме?

Галимнәр эчкечелекне дәвалауда яңа ысул уйлап тапкан.

   Галимнәр әйтүенчә, спиртлы эчемлекләргә бәйлелек баш миендәге аерым юлларның чамасыз активлыгы белән бәйле. Димәк, әгәр бу юлларны япсак, аракыга бәйлелек тә юкка чыгачак.

   -Спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле тайпылыш, чынлыкта, хәтернең өйрәнү һәм эше процессы. Алкогольне кеше аңы еш кына бүләк итеп кабул итә, һәм хәтта без аны кабул иткән урынны да бу бүләк беләй бәйле күз алдына китерергә өйрәнәбез,- ди тикшерүләр авторы, неврология профессоры Дорит Рот.

   Бу яңалыкны ачкан Колифорния галимнәре эчкечене коткару сәләте ике яңа молекулага бәйле дип исәпли. Аларны эшкә җигү – фильтр кебек эш итә һәм баш миенә патогеннарны һәм потенциаль зыянлы матдәләрне кертми. Әлегә яңа ысул өстәмә тикшеренүләр үтә, озакламый аны киң практикада куллана башларга җыеналар.

Фото: versiya.info

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас