

Әлеге хәвефле чирдән бераз тын алырга да өлгермәдек, белгечләр аның тагын да көчәюе турында чаң суга...
Мәсәлән, Италиядә коронавирус белән чирләүчеләр саны көн саен 100әр меңгә барып баса икән. Ә 5 июльдә алар саны 132 мең дип теркәлгән.
Франциядә дә шуңа охшаш хәлләр күзәтелә: анда хәтта тәүлегенә 200 мең кеше чирләү очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә,ил властьлары пандемиянең чираттагы яңа дулкыны башлануы турында белдерде.
Гомум алганда, дөньяда коронавирус эләктерүчеләр саны сишәмбе иртәсенә 550 миллион 33 мең 846 кеше теркәлгән.
КОВИД-19 – мәкерле авыру: тарала башлаган мәленнән алып Җир шарында аның нәтиҗәсендә 6 миллион 340 мең 147 кеше вафат булган.
Фото: sobaka.ru