Сәламәтлек
4 июль 2022, 07:28

Кул юуның ние бар?

Белгеч Мясников бу хакта тәфсилләп сөйли.

s-voi.rus-voi.ru
Фото:s-voi.ru

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников кул юуның өч кагыйдәсе хакында сөйли. Белгеч сүзләренчә, җәйге сәяхәтләр вакытында гигиена мәсьәләсе аеруча мөһим.

Мясников кулларны 30 секунд  дәвамында юарга кирәк, ди. Бармаклар арасындагы тирене һәм тырнак аслдарын аеруча яхшылап юарга кирәк. Җәмәгать урыннарында сыек сабын куллану әйбәтрәк, каты сабында микроблар кала икән.

Кул өчен санитайзерларны кун саен куллану киңәш ителми, дип кисәтә ул. Улар тән тиресен киптерә һәм кешенең үзендә булган файдалы микроорганизмнарны үтерә. Аннары санитайзерлар составында антибиотиклар да булгалый һәм аларны еш кулланганда  антибиотикка “ияләнеп китү” барлыкка килү хәвефе бар.

Кулларны юганда бизәнгечләр һәм сәгатьне салырга кирәк. Аларның эчке ягында пычрак җыела, шуңа йөзекләрне, беләзекләрне һәм башка аксессуарларны чистартып, дезинфекцияләп торырга киңәш итәләр.

“Йогышлы диареядан, ә чынында юмаган куллардан ел саен 2 миллион бала үлә. Йогышлы диарея генә түгел, кызганычка каршы, күп чирләр шундый юл белән күчә. Җәен бу аеруча мөһим”, – ди Мясников.

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас