Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 июнь 2022, 21:07

Аришка елмая

Сабый күкрәгендәге бәләкәй җөй генә операция турында хәтерләтеп тора...

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

 “Җиде айлык Аришка әнисе Юлия белән ике атна чамасы элек безнең кардиоүзәккә эләгә. Сабыйның физик көчергәнеш вакытында тын алуы кысылган. Табиблар аңа йөрәк авыруы диагнозы куя. Кызга югары квалификацияле медицина ярдәме таләп ителә”.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген социаль челтәрләргә шулай дип башланган пост урнаштырган. Аннары болай дип дәвам иткән:

“Аришка әтисе, әнисе һәм абыйсы белән Уфага Луганск халык республикасыннан килгән. Ни өчен ата-ананың озак вакыт, Башкортстанга килгәнче, тар белгечләргә мөрәҗәгать итә алмаулары хәзер аңлашыла.

Республика кардиоүзәгендә операция вакытында балалар кардиохирургы Нарат Янбеков җитәкчелегендәге табиблар бригадасы кызның йөрәгендә тумыштан булган кимчелеккә коррекция һәм пластика ясый. Операция 2 сәгатьтән артык бара.

Операциядән соң ук баланың тын кысылуы беткән. Ул тиз юнәлә башлаган һәм бүген инде аны өенә кайтардылар.

Аришка елмая.

Табиблар һәм әти-әни шат.

Операция турында сабыйның күкрәгендәге бәләкәй җөй генә хәтерләтеп тора.

P.S. Республика кардиоүзәгендә ел саен тумыштан йөрәк чирле балаларга 300дән артык операция ясала. Аларның 200дән күбрәге – ясалма кан әйләнеше шартларында.

Барыгызга да рәхмәт!”

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: