Сәламәтлек
28 июнь 2022, 06:02

Окрошка дип исегез китмәсен

Аны теләсә кемгә ашау киңәш ителми, ди табиб.

newsvladimir.runewsvladimir.ru
Фото:newsvladimir.ru

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-гастроэнтеролог Марат Зиннәтуллин окрошка зыяны хакында сөйләгән.

Аның сүзләренчә, бу салкын аш ингредиентларының составына кергән азык җепселләре ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындырырга һәм эчне күптерергә мөмкин. Ашказаны-эчәк тракты авырулары булганнарга окрошкадан баш тарту яхшырак булыр, ди ул.

Белгеч окрошка нигезендәге эчемлекләр дә организмга уңай булмаган йогынты ясарга мөмкин дигән фикердә. Ашказаннары авыртканнарга куастан баш тарту яхшырак булыр, ди табиб.

Кефирга да саклык белән карарга кирәк, чөнки бу әчетелгән сөт ризыгы ашкайнату сутының кислоталылыгын арттыруы ихтимал.

“Шуңа да хроник гастрит, ашказаны җәрәхәтеннән җәфа чигүчеләргә кефир белән сак булу киңәш ителә”, – дип өсти ул.

Лактаза җитешсезлегенә дучар булучыларда бу эчемлек   диарея котыртырга мөмкин, дип тә өсти Зиннәтуллин. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас