Сәламәтлек
26 Июня 2022, 06:57

Тырнаклар сынучан булса...

Мондый тырнакларны дәвалауның тагын бер нәтиҗәле ысулы бар әле.

Тырнаклар сынучан булса...Тырнаклар сынучан булса...
Тырнаклар сынучан булса...

Әгәр дә тырнакларыгыз тиз сынучан, артык йомшак икән, аларны ныгыту өчен атнасына 2 тапкыр 3 тамчы йод һәм 5 тамчы гөлсирин мае кушылган катнашма сөртергә һәм күбрәк аксым, тоз, витаминнарга, желега бай ризыклар ашарга киңәш итәбез.

   Мондый тырнакларны дәвалауның тагын бер нәтиҗәле ысулы бар әле: умарта балавызын җылытып, тырнакларны шунда батырырга, ә тырнакларда катып калган балавызны иртәнгә кадәр сакларга тырышырга кирәк.

   Тырнакларыгызга даими рәвештә кара карлыган, аш серкәсе, мүк җиләге суты сөртеп торсагыз да, алар нык һәм матур булып үсәрләр.

Фото: hochu.ua

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас