Сәламәтлек
24 июнь 2022, 12:48

Узган елдагы уңышлар горурланырлык

2021 елда- Covid-19 булуга карамастан, халыкка планлаштырылган ярдәм күрсәтелгән.

Узган елдагы уңышлар горурланырлыкУзган елдагы уңышлар горурланырлык
Узган елдагы уңышлар горурланырлык

2021 елда- Covid-19 булуга карамастан, халыкка планлаштырылган ярдәм күрсәтелгән:

- махсус үзгәртелгән 36 йогышлы авырулар бүлегендә 8,5 мең карават урнаштырылган;

- 2 яңа инфекция үзәге сафка басты, республиканың көнбатышында һәм Урал аръягында дәваханәләр төзелеше башланды;

- Covid-19 белән көрәштә 25 меңнән артык медицина хезмәткәре катнашкан;

- 32 лаборатория Covid-19 ны ачыклау диагностикасы үткәргән;

- 5620 өстәмә кислород ноктасы, 42 мең 315 метр эчке  кислород линияләре урнаштырылган;

- Covid-19га каршы вакцинация 200 дән артык вакцинация пунктында үткәрелгән;

- 10 поликлиника, 8 төп фельдшер-акушерлык пункты, 2 авыл амбулаториясе, 2 үзәк район дәваханәсе, 73 модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштыру эшләре алып барылган;

- 22 мең 500 кв. метр медицина учрежденияләренең эчке бүлмәләре, 6700 кв. метр түбә, 1700 кв. метр фасад төзекләндерелгән;

- 2561 яңа җиһаз сатып алынган;

- амбулаторияләр өчен 77 берәмлек машина кайтарылган;

- 731 мең 663 кеше медицина тикшерүе үткән;

- күчмә "сәламәтлек поездлары" ярдәмендә 234 ерак торак пунктта 75 мең 580 кеше тикшерелгән, 2596 кеше өстәмә тикшерелүгә җибәрелгән;

-  ашыгыч ярдәм вертолеты ярдәмендә 146 пациент эвакуацияләнгән;

- махсус операция башлануга бәйле рәвештә, якынча 80 медицина хезмәткәре Донбасска киткән.

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас