Сәламәтлек
24 июнь 2022, 11:54

Сәламәтлек саклау һәрчак игътибар үзәгендә булачак

Андрей Назаров республиканың сәламәтлек саклау системасын ныгыту буенча эш нәтиҗәләрен игълан итте. 

Сәламәтлек саклау һәрчак игътибар үзәгендә булачакСәламәтлек саклау һәрчак игътибар үзәгендә булачак
Сәламәтлек саклау һәрчак игътибар үзәгендә булачак

Андрей Назаров республиканың сәламәтлек саклау системасын ныгыту буенча эш нәтиҗәләрен игълан итте. 

«2021 ел дәвамында без сәламәтлек саклау системасын ныгыту өчен күп эш башкардык, алда тагын да күбрәк эшләр көтә. Дәваханәләр, поликлиникалар төзүне, җиһазлар һәм транспорт сатып алуны, шулай ук гамәлдәге медицина учреждениеләрен модернизацияләүне дәвам итәчәкбез", - диде Хөкүмәт рәисе.

Андрей Назаров 24 июньдә, медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләде. Ул республиканың барлык медицина хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады һәм Башкортстан халкының сәламәтлеге өчен фидакарь хезмәтләренә рәхмәт белдерде.

- Сез профессиональ бурычыгызны намус белән үтисез, меңләгән кешенең сәламәтлеген һәм гомерен саклыйсыз. Без сезнең белән бик горурланабыз! Сезнең һөнәрегез тирән белем, гаҗәеп тырышлык, шәфкатьлелек һәм тулы фидакарьлек таләп итә. Моны аңлап, без сезнең эшегез өчен лаеклы шартлар тудыруга зур игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте Республика Премьер-Министры.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас