Сәламәтлек
24 июнь 2022, 13:57

Медицина үзәкләренә яңа махус техника кайта

Башкортстан Башлыгы 23 ашыгыч ярдәм машинасы ачкычларын дәваханәләр баш табибларына тапшырды.

Медицина үзәкләренә яңа махус техника кайтаМедицина үзәкләренә яңа махус техника кайта
Медицина үзәкләренә яңа махус техника кайта

Бүген, Радий Хәбиров Уфадагы “Ватан” паркында, медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара кысаларында, 23 “Лада Ларгус” һәм “Лада Веста SW кросс” ашыгыч ярдәм машиналарының ачкычларын тапшырды.

“Лада Ларгус” нигезендәге машиналар инвалид пациентларны йөртү өчен җайлаштырылган. Аларны өч версиядә кулланырга мөмкин: инвалид коляскасы кулланучыны озату, дүрт пассажирны һәм багажны, зур багажны  бер пассажирны йөртү өчен. Инвалид коляскасында керү өчен, машина махсус пандус белән җиһазландырылган, анда озата баручы бер пассажир да керә ала.  Уңайлы шартларны тәэмин итү өчен, пассажирлар бүлеге кондиционер белән җиһазландырылган.

Бүген “Лада Ларгус” нигезендәге 11 машина Белорецк шәһәре, Зианчура, Калтасы, Кырмыскалы, Кушнаренко, Мәләвез, Мишкә, Салават һәм Учалы районы дәваханәләре, шулай ук ​​Уфа шәһәр дәваханәсенә тарафыннан кабул ителде.

“Lada Vesta SW Cross” нигезендәге машина балаларга һәм олыларга паллиатив медицина ярдәме күрсәтү өчен кулайлаштырылган.

“Lada Vesta SW Cross” нигезендәге 12 машина Бакалы, Бөре, Балтач, Мәчетле, Бөрҗән, Дәүләкән, Караидел, Учалы, Чакмагыш, Чишмә районнарында һәм Нефтекамск шәһәр дәваханәсендә халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас