

Дәвалану, дәва туплау мәле!
Июнь ае ахырына җитеп килә. Алда – җиләкле, чәчәкле, баллы июль көтә.
Июль аенда җиләк-җимеш белән бергә, күптөрле файдалы үләннәрне җыеп, киптерү белән шөгыльләнәбез.
Тубылгы (лабазник, таволга) үләнен җыярга да вакыт икән. Ул су буйларында ак болыт кебек үсеп утыра. Аны чәчәге-яфрагы белән бергә җыеп, киптереп, чәйгә кушып эчү файдалы. Тубылгыны үзен генә кайнатып эчәргә дә ярый. Ул үлән хәл кертә һәм кан басымын нормага китерү үзлегенә ия. Ул яктан бигрәк тә олырак яшьтәге кешеләр өчен файдалы. Мәсәлән, грипп белән авырганнан соң хәлне кайтару өчен бер чәй кашыгы үләнне чәйгә кушып эчү бик килешә. Аны җыйганда соңга калырга ярамый, югыйсә ул коела башлый.
Тиздән урман-кырларда җиләк пешә башлый. Җиләк канны яңарта, бөердән ташларны куу өчен кулланыла. Шуңа, дуслар, һич иренми, шат кәеф белән урман-кырларга юл алыйк, җиләк җыеп, как коярга онытмагыз. Җәйнең саф җиле дә, кояш нурлары да шифалы бит.
Нинди үләннәр җыябыз?
Июль башында үги ана яфрагын җыярга кирәк. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә, аның исеме «ютәл» дигәнне аңлата. Үги ана яфракларын ютәлгә каршы куллану бик файдалы. Быел яңгырлар күп булганга, үсемлекнең яфраклары бик зур һәм сусыл. Сабагын 5 см калдырып, яфракларның яшелләрен генә җыярга кирәк.
Җылы суда төнәтелгән яфракларны ютәлләгән вакытта көнгә 4-6 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә кирәк, төнәтмәсенә бал яки шикәр комы кушарга мөмкин.
Бака яфрагы (подорожник) төнәтмәсен шулай ук ютәлгә каршы һәм сулыш юлларын чистарту өчен кулланып була, җәрәхәтләрне тиз төзәтә. Киптерелгән яфрак шешләрне киметә, какырыкны яхшы куптара, озакка сузылган ютәлне җиңәргә ярдәм итә.
Яфракларны иттарткыч аша чыгарырга, суын сыгып алырга һәм бераз бал кушып, ябык савытта 20 минут тотарга кирәк. Төнәтмәне 2-3 аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.
Сазлыклы урыннарда үскән каз үләне (лапчатка) чәчәк ата башлый, хәзер аны җыярга кирәк. Аның ак төстәгесе дә була, ул эч киткәннән бик файдалы, төнәтмәсен бозауларга бирергә дә ярый.
Гадәттә, җиләк белән бер вакытта мәтрүшкә өлгерә, аны да җыярга вакыт җиткән, димәк.
Кычыткан – витаминнар хәзинәсе. Ул яраларны төзәтә, матдәләр алмашын, кан составын, сулыш юлларын яхшырта, аллергияне һәм бизгәк тотуны бетерә, иммунитетны ныгыта, күрү сәләтен яхшырта.
Төнәтмә болай ясала: 15-20 грамм кипкән яфракка 1 стакан кайнап чыккан су салырга һәм бер сәгать термоста тотарга. Ашарга 20 минут кала 2-3 аш кашыгы эчәргә кирәк. Май аенда кычыткан ашы бик файдалы. Кычыткан суы белән чәчне чайкасаң, ул аның төпләрен ныгыта, коелудан да файдасы зур. Әрекмән тамыры белән юсаң, чәч тагын да ныгый.
Әйткәндәй,
тузганак балы иммунитетны күтәрә. Буыннар авыртканда ярдәм итә. Паразитларны куарга булыша.
Әрекмән яфрагы. Буыннар өстенә бәйләп куйсаң, авыртуы басыла. Тоз утырганнан һәм ревматизмнан да булыша.
Сырганакның җимешләре генә түгел, яфраклары да файдалы. Аның төнәтмәсе нерв системасына уңай йогынты ясый.
Үги ана яфрагы. Төнәтмәсе ютәлләгәндә какырту һәм йомшарту үзлегенә ия. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы вакланган яфраклар исәбеннән ясарга кирәк. 30 минут төнәтәбез. Көнгә 3-4 тапкыр ашаганчы, 1-2 аш кашыгы эчәргә кирәк.
Имән кайрысы. Бавыр авыруы булганда төнәтмәсен эчәргә, казналар канаганда, теш сызлаганда кайнатып чайкарга кирәк. Эч киткәндә дә файдасы зур.
Файдалы киңәшләр!
Җәй көннәрендә җылы суда коенасы гына килеп тора. Ә кемдер кызынырга ярата. Кояш нурлары файдалы булган кебек, аның зыяны да бар.
Кызынырга яратучылар өчен киңәшләр:
11-16 сәгать аралыгында кояшның иң актив вакыты. Шуңа күрә табиблар кояш кыздырганда кызынырга кушмый.
Ак тәнле кешеләрнең кара тәнлеләргә караганда кояшның яман нурларыннан саклану функциясе түбәнрәк булуын да онытмаска кирәк.
Саклагыч кремнарга таяну да дөрес түгел икән. Чөнки ул тәнне артык җылынудан гына саклый, ә яман шеш китереп чыгаручы нурлардан – юк.
Табиблар тәнендә миң булган кешеләргә дә кояштан сакланырга киңәш итә.
Фото: flora-don.sfedu.ru