

Бу көннәрдә Кыйгы районының Йосып авылында заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
“Сәламәтлек” милли проекты кысаларында республикада бик күп заманча ФАПлар төзелә, Йосып авылында ачылганы да әнә шулар исәбендә.
Яңа ФАП ачылганны авыл халкы түземсезлек белән көтеп алган. Беренчел медицина-санитар ярдәмен биредә 330дан артык кеше алачак, шуларның 55е – балалар. Гомум мәйданы 64 кв.м. булган бинада пациентлар өчен дә, персонал өчен дә барлык уңайлыклар булдырылган.
Әйткәндәй, быел Кыйгы районында тагын да өч ФАП төзү көтелә.
Фото: Башинформ.