Сәламәтлек
17 июнь 2022, 03:23

Республика районнарында дәваханәләр зурая

Район үзәгендә дәваханәнең ике бинасы һәм ашыгыч ярдәм станциясе төзелә.

Республика районнарында дәваханәләр зураяРеспублика районнарында дәваханәләр зурая
Республика районнарында дәваханәләр зурая

Мәчетле үзәк район дәваханәсен зурайту "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү" программасы кысаларында алып барыла.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, Мәчетле районының үзәк дәваханәсе төзелеше 1991 елда башланган. Ләкин соңрак төзелеш күп елларга туктап кала һәм эш 2005 елда гына дәвам ителә. Республика бюджетында акча җитмәү сәбәпле, дәваханәнең 3 бинасы гына файдалануга тапшырыла.

Республика башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча 2018 елда бу социаль объектның проекты “Башкиргражданпроект” ка яңадан карау өчен тәкъдим ителде. Белгечләр 1991 елгы төзелеш планын хәзерге СанПин стандартлары буенча тергезәләр. Шунда ук “Ашыгыч ярдәм” станциясе белән 63 пациент өчен ике блок төзү планлаштырыла. Төзелеш узган елның 30 декабрендә башланган һәм ике ел дәвам итәчәк.

Генераль подрядчы оешма аны 2023 елның 28 февраленнән дә соңга калмыйча тәмамларга тиеш.

Чыганак: gtrk.tv

Фото: gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас