Сәламәтлек
17 июнь 2022, 11:40

Мавыгу – яхшы нәрсә!

    Барыбыз да гомер барышында нәрсә белән дә булса, нык кына мавыгып ала.

Мавыгу – яхшы нәрсә!Мавыгу – яхшы нәрсә!
Мавыгу – яхшы нәрсә!

    Барыбыз да гомер барышында нәрсә белән дә булса, нык

кына мавыгып ала.

   Мәсәлән, үсмерләр көн-төн яраткан җырларын

тыңлый яки популяр видеоблогерны карый, ә гаилә башлыклары,

җае чыккан саен, кулына кармагын алып, күл буена ашыга.

   Хатын-кыз исә савыт-сабаны туктаусыз төсе-зурлыгы буенча

урнаштырырга тырышып, аны урыннан-урынга күчерергә,

җыештырынырга яки тәмле ризыклар әзерләп, шул ук вакытта башында йөз төрле уйны бер җепкә тезәргә тырышырга мөмкин. Моның өчен аны ничек тиргисең, чөнки ул моны үзе шулай тели!

    “Ныклы кызыксыну-мавыгулар һәрвакытта да начар нәрсә дигән

сүз түгел. Чөнки алар, әгәр кешегә канәгатьлек китерсә, борчылыр

урын юк”,- ди бу уңайдан клиник психолог һәм борчулы

таркалышка ия кешеләрне дәвалау буенча махсус үзәк төзегән

Дженни Йип.- Хәтта җанга тынгы бирмәгән идеяләр дә(мәсәлән,

эштә яки шәхси тормышка бәйле булганнары), берникадәр борчылу тудырсалар да медицина проблемасына әверелмәскә мөмкин.

Фото: chem-otlichayetsya.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас