Сәламәтлек
17 июнь 2022, 05:31

Бу ике эчемлек өлкәннәр өчен иң файдалысы

Алар организмның картаюын акрынайта.  

vse-nado.ruvse-nado.ru
vse-nado.ru

Терапевт Надежда Чернышова өлкәннәр организмы өчен иң файдалы ике эчемлекне атады. Алар – су һәм яшел чәй.

Су организмның яшәү өчен мөһим процессларына ярдәм итә, ди табиб. Моның өчен аны тиешле күләмдә кулланырга кирәк. Ә ул болай исәпләнә: тән авырлыгының һәм килограммына 30 миллилитр су туры килергә тиеш.

Яшел чәй дә өлкәннәр сәламәтлеге өчен файдалы, дип раслый терапевт.

“Яшел чәйдә антиоксидантлар бик күп. Алар зарарланган күзәнәкләрне тергезә һәм картаюны акрынайта. Яшел чәйнең ямеш шеш күзәнәкләре белән көрәшүе һәм шешләрнең үсешен тоткарлавы турында да мәгълүматлар бар”, – ди Надежда Чернышова.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас