Сәламәтлек
10 июнь 2022, 05:08

Гади генә тест

Ләкин ул кемне – чын эчкече, ә кемне эчкәләргә яратучы дип атарга мөмкин икәнлеген ачыкларга ярдәм итә.

Гади генә тестГади генә тест
Гади генә тест

Ләкин ул кемне – чын эчкече, ә кемне эчкәләргә яратучы дип атарга мөмкин икәнлеген ачыкларга ярдәм итә.

   Эчкечелек темасы уңаеннан бәхәсләр күп һәм, нигездә, әлеге сорауларга җавапны эчкечеләрне дәвалау белән шөгыльләнүче белгечләр җавап бирә.

   Ләкин спиртлы эчемлекләргә бәйлелек критерияләрен билгеләү буенча үзенә бер билгеләр бар.“Алкоголизм” диагнозын соңгы бер ел эчендә, берникадәр аралык белән, түбәндәге билгеләрнең теләсә кайсы өчесе күзәтелсә куярга мөмкиндер:  

  • Нык итеп эчәсе килү, спиртлы эчемлекләргә тартылу.
  • Эчкән спиртлы эчемлекнең күләмен контрольдә тоту кыенлашу (ягъни,эчемлек дозасын һәм эчү вакытын).
  • Эчкәннән соң махмыр күзәтелү: аннан котылу өчен эчкече тагын берникадәр спиртлы эчемлек кулланырга тырыша.
  • Алкогольгә толерантлык үзгәрү: торган саен күбрәк эчәсе килү күзәтелә.

Фото: bsmp.by

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас