

"Беренчел медицина ярдәмен модернизацияләү" программасы кысаларында, Федоровка район үзәк дәваханәсенә маммограф рентген аппараты кайтарылды. Яңа җиһазның бәясе 12 миллион сумнан артык.
Маммографик рентген системасы күкрәк бизләренең яхшы һәм яман шеш авыруларын диагностикалау өчен яңа мөмкинлекләр ача. Заманча аппаратның сурәтне зурайтып күрсәтү мөмкинлеге нәтиҗәсендә югары төгәллектәге тикшерү үткәреләчәк.
Санлы маммограф теләсә нинди проекциядә тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Бер яктан, гомум тикшерү өчен бу иң оптималь җайланма, икенче яктан, беренче сурәләрдән үк яман шешнең башлангыч билгеләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.