Сәламәтлек
7 июнь 2022, 06:56

Рейно синдромы – нәрсә ул?

Хезмәткә дә алмаслык булгач, бик яман чирме икән бу?

Рейно синдромы – нәрсә ул?Рейно синдромы – нәрсә ул?
Рейно синдромы – нәрсә ул?

Сорау:

   Оныгым бик тә кыюсыз, юаш, какча гына малай булып үсте. Армиягә алсалар, үзен җәберләрләр инде дип, гел котым оча иде.

   Хезмәткә алуын-алмадылар. Ләкин, кызым әйтүенчә, Алмазыбызда Рейно авыруы тапканнар, шуның өчен хезмәткә алмаганнар икән. Инде борчуга калдым: алай хезмәткә дә алмаслык булгач, бик яман чирме икән бу дип. Аны дәвалау мөмкинме икән? Оныгым нормаль тормыш белән яши алырмы бу чир белән?

                                          Нурия Галиева, Шаран районы.

    Җавап:

    Рейно синдромы билгеләре склеродермия, системалы кызыл волчанка, ревматоидлы артрит авыруларыныкы белән охшаш. Шуңа да сәламәтлеге какшап, тәүге билгеләре күренә башлауга ук, нинди чиргә юлыкканны ачыклау өчен, табибка күренү кирәк.

   Рейно синдромын булдырмау максатында кулланылучы профилактик чараларның асылы кул һәм аяк бармакларындагы кан әйләнешен нормада тотудан гыйбарәт. Җитәрлек күләмдә кан килеп торганда, кул һәм аяк бармаклары җылы һәм алсу төстә булалар.

   Кул һәм аяк бармакларындагы кан тамырларының кысылуын булдырмау өчен, аларны туңудан сакларга тырышырга кирәк. Әгәр дә кул бармаклары туңалар икән, “Җил тегермәннәре” дип аталган физик күнегү ясап алырга мөмкин.Әлеге күнегү кулларны җылытырга һәм авыртуларны булдырмаска ярдәм итә. Кулларны минутына 80 әйләнеш ясап (аска, артка, өскә, алга таба) хәрәкәтләндерергә кирәк. Үзәктән куу көче авырлык көче белән бергә кул бармакларына кан килүне тәэмин итәчәк. Тәмәке тартуны кан әйләнешен яхшырту өчен ташларга кирәк, чөнки бу  артерияләр кысылуына китерә. Салкынга артык сизгер булган, җитмәсә, тәмәке тартучы кешеләр, еш кына аяк-куллары оюдан интегәләр. Андый кешеләргә кофе эчмәскә киңәш ителә. Чөнки кофеин кан тамырлары кысылуга китерә.

   Тамырлардагы спазмнардан котылу өчен балык мае эчәргә киңәш ителә. 2-3 ай буена капсуладагы балык мае кабул итсәгез, аяк-кул оюын дәвалый алырсыз.

   Рейно синдромы өянәкләренең ешлыгын киметү өчен түбән температурада кулларны җылытырга күнектерергә кирәк.Моның сере бик гади: ике савытка җылы су салырга. Аларның берсен салкынга куярга. Кулларны бишәр минут дәвамында әле җылы, әле салкын суда тотарга. Аннан кулларны тагын да җылы суга тыгып торырга кирәк. Әлеге искиткеч файда бирүче гади генә дәвалау ысулын бер ай дәвамында көн аралаш, көненә өчәр тапкыр эшләсәгез, файдасын һичшиксез күрерсез.

   Хөрмәтле Нурия апа! Оныгыгызга сәламәтлек, һәр башлангычында да уңышлар телибез.

Фото: simptomov.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас