

2022 елның гыйнварыннан майга кадәр Башкортстанда вакцинация буенча лицензияләнгән яңа медучреждениелер саны 6,5 процентка артты.
Агымдагы елда әлеге эшчәнлек төренә 19 лицензия рәсмиләштерелгән.
- Республиканың лицензияләрнең бердәм реестрында вакцинация һәм профилактик прививкалар үткәрүгә лицензиясе булган 290 медицина учреждениесе теркәлгән. Аларның 90ы – дәүләт, 126сы – муниципаль, 68е – хосусый милек формасында һәм 6сы – федераль оешма, - дип сөйләде БР Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге начальнигы Эльвира Тәхаветдинова.