

Табиб-диетолог Елена Соломатина тозлы ризыклар ашыйсы килгәндә сәламәтлек белән нинди проблемалар булырга мөмкин икәнлеген әйтте.
Диетолог сүзләре буенча, тозлы ризыклар талымлау кеше организмы күп су югалтканда очрарга мөмкин. Эссе көннәрдә яисә спортзалдагы авыр нагрузкалар вакытында кеше нык тирли һәм бу очракта организмнан күп тозлар юылып чыга, шуңа күрә тозлы ризык ашыйсы килергә мөмкин. Агуланганда да тозлыны талымлау очрый. Агулануда косу яисә диарея дә булса, организмда сыекча күләме кими һәм ул тозлар да югалта. Тозлы ризык ашарга теләп кеше аларның дефицитын тулыландырырга омтыла.
“Шулай ук тозлы ризыкларга тартылу кан басымы түбән булганда очрый. Кеше арыганлык хисен, зиһен таркалуны һәм баш миендә кан әйләнеше җитешсезлеген тоя. Һәм ул тозлы ризык талымларга мөмкин. Әгәр ул тозлы кыяр яисә балык ашаса, ул үзен бөтенләй икенче төрле хис итәчәк. Тоз организмда суны тоткарлый һәм кан басымын күтәрә”, – ди Соломатина.
Аннары, белгеч фикеренчә, тозлы ризыкларга тартылу ашказан-эчәк кайнату тракты белән проблемалар булганда яисә авыр итле ризыкларны эшкәрткәндә күзәтелә. Хлор ашкайнату процессларын җайга салырга булыша, шуңа бу моментта организм нәкъ тозлы ризыкны сайлый да инде.
Чыганак: lenta.ru