Сәламәтлек
3 июнь 2022, 07:29

Дәваханәләргә җиһазлар кайта

   Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында Башкортстан дәваханәләренә яңадан-яңа заманча корылмалар кайтару дәвам итә.

Дәваханәләргә җиһазлар кайтаДәваханәләргә җиһазлар кайта
Дәваханәләргә җиһазлар кайта

   Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында Башкортстан дәваханәләренә яңадан-яңа заманча корылмалар кайтару дәвам итә.

   Мәсәлән, Кыйгы үзәк район дәваханәсе күптән түгел генә заманча “Севкаврентген” диагностика аппаратын кабул итеп алды.

   “Әлеге яңа җиһаз моңа кадәр искерергә өлгергән, 2009 елгы рентген аппаратын алыштырды,- ди бу уңайдан Кыйгы район үзәге дәваханәсенең баш табибы Ирина Әминева.- Ул теләсә нинди катлаулыктагы рентген тикшерүләре үткәрергә мөмкинлекләр ача, бу исә безгә сыйфатлы диагностика эшләү мөмкинлеге бирәчәк”.

Фото: Башинформ.

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас