Сәламәтлек
2 июнь 2022, 07:55

Презерватив сату нигә арткан?

Соңгы чорда киң таралу алган санкцияләр аркасында Русия халкы иң мөһим дип саналучы товарларны күпләп сатып ала башлаган.

Презерватив сату нигә арткан?Презерватив сату нигә арткан?
Презерватив сату нигә арткан?

Соңгы чорда киң таралу алган санкцияләр аркасында Русия халкы иң мөһим дип саналучы товарларны күпләп сатып ала башлаган.

   Тәү чиратта – даруларны. Шул ук вакытта даруханәләр челтәрләрендә депрессиягә каршы даруларга, тынычландыручы препаратларга һәм... презервативларга сорау нык арткан.

   Алынган мәгълүматларга караганда, мәсәлән, 28  февраль – 6 мартка кадәр арада гына даруханәләр челтәрләре ярты миллионнан артык кап презерватив саткан. Акчага әйләндерсәк – 184,1 миллион сумлык дигән сүз бу. Депрессиягә каршы дарулар аннан да күбрәк табыш китергән – 525 миллион сум.

Фото: gazeta.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас