Сәламәтлек
2 июнь 2022, 07:30

L-тироксин кайда булган?

Калкансыман биз авыруы белән интегүче бик күпләр соңгы вакытта даруханәләрдә  L-тироксин препаратын табып булмауга зарлана.

L-тироксин кайда булган?L-тироксин кайда булган?
L-тироксин кайда булган?

Калкансыман биз авыруы белән интегүче бик күпләр соңгы вакытта даруханәләрдә  L-тироксин препаратын табып булмауга зарлана.

   “Росздравнадзор” башлыгы Алла Самойлова әйтүенчә, Русиядә дару препаратларын җитештерү һәм аларны читтән китерү белән бәйле проблемалар юк. Ул шулай ук даруханәләрдә булмаган препаратларның, әлеге вакытта киштәләрдә булмаса да, дистрибьюторларда һәм җитештерүчеләрдә җитәрлек күләмдә булуы һәм озакламый сатуга чыгарылачагы турында әйте.

    L-тироксинга килгәндә исә, Алла Самойлова әйтүенчә, аны кабул итүче пациентлар даруны күпләп алып, запас җыеп куярга булганнар икән. Әнә шулай итеп, март аенда L-тироксинны сату күләме 10 тапкырга (!) үскән булган. “Кыскасы,- ди ведомство башлыгы, - бу препарат запасы белән илдә бернинди дә проблема юк һәм киләчәктә даруханә киштәләренә ул күпләп чыгарылачак.

Фото:    woman.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас