

Бу чирнең үпкәләргә зур зарар салуын барыбыз да яхшы белә. Ләкин мәкерле КОВИД кеше организмының башка күп кенә мөһим органнарына да зыян салырга тора икән. Америкада үткәрелгән зур тикшерүләр шуны ачыклаган: КОВИД аеруча карт кешеләр өчен зур куркыныч тудыра.
BMJ журналында басылган мәгълүматларга караганда, бу чирне үткәргән кешеләр табибларга бер ярым тапкырга ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Аларда КОВИДтан соң йөрәк тибеше бозылу, хәлсезлек, хәтер начараю, тын җитмәү кебек билгеләр ешайган. Шулай ук бөерләр начар эшли башлау, диабет, кан составы начарлану кебек билгеләр теркәлгән.
“Аеруча 75 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук чирне авыр үткәргән ир-егетләр хәвеф зонасында тора”, - дип кисәтә тикшерүчеләр.
Фото: chocmp.ru