

Бу сорау сезне дә борчыймы?
Соңгы вакытта төнлә аякларымны балтырдан көзән җыерганга уянып китәм – авыртуына чыдар хәл юк. Уып та, як-якка боргалап та карыйм, тиз генә үз хәленә кайтмый. Нишләргә?
Чыннан да, аякларны көзән күбесенчә төнлә җыера. Кайвакыт спортзалда күнекмәләр вакытында, суда йөзгәндә дә көзән җыерырга мөмкин. Авыл җирендә авыр хезмәт, күтәрү-төшерүләр дә сәбәпче булуы ихтимал.
Аягыгызны көзән җыера икән, аяк очларын үзегезгә тартыгыз, аягыгызны тездән берничә мәртәбә әкрен генә бөккәләгез, балтырларыгызны ике куллап әйбәтләп ышкыгыз. Балтырларга очлы әйбер белән төрткәләп алсагыз да ярый.
Дөрес тукланмау да сәбәпче булырга мөмкин, чөнки гадәттә организмга калий, магний, кальций җитешмәгәндә, аякларны көзән җыера. Шул элементлар кергән ризыклар белән тукланырга тырышыгыз. Су күп эчәргә кирәк. Организмга су җитмәү шулай ук көзән җыеруга китерә.
Фото:ivkult.ru