Сәламәтлек
30 Май 2022, 06:01

Бу чирдә йөрәк бик нык өзлегә

Артык активлык күрсәтмәгез!

9111.ru9111.ru
Фото:9111.ru

Табиб-терапевт Виктор Лишин  русиялеләрне ангина авыруын актив рәвештә хәрәкәтләнеп үткәргәндә перикардит барлыкка килү турында кисәтте. “Тонзиллит өске тын юлларының лайлалы тышчасының иң җитди авыруларыннан санала. Ангинаны “аякта” үткәрү киңәш ителми, ул гына түгел, табиблар моны тыя. Хәтта югары булмган тән температурасында да эшкә йөрергә һәм актив булырга ярамый. Чөнки бу очракта йөрәк һәм суставлар өзлегү хәвефе бар. Организмда инфекция, ул канга тарала, кан  йөрәк аша үтә, йөрәктә – клапаннар, йөрәк стенкасы”, – ди белгеч.

Ул шулай ук перикардит һәм ялкынсыну процесслары еш кына җитди салкын тию авыруларында (шул исәптә ангина да) барлыкка килә, ди. Табиб сүзләренчә, канга эләккәч, вируслар һәм бактерияләргә  кеше организмында таралыр өчен бик аз вакыт та җитә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас