Сәламәтлек
29 Май 2022, 16:55

Бушлай медицина бармы?

Тик хокукларыбызны белмәүдә күбрәк үзебез гаепле.

Бушлай медицина бармы?Бушлай медицина бармы?
Бушлай медицина бармы?

Табибка шәхси клиникага барыргамы, әллә дәүләтнекенәме? Ике ай көтәргәме, әллә түләүле УЗИ ясатыргамы? Яхшы терапевт кайдан табарга? Мондый сораулар белән гомерендә бер тапкыр гына булса да һәркем  очрашадыр. Тик ОМС системасы буенча медицина ярдәмен күпчелек кеше төрле авырлыклар белән күзаллый.

Шикле диагнозлар белән белгечкә эләгүдән башлап, берничә айга сузылган чиратлар кебек күп кенә проблемаларны медицина иминияте оешмасына мөрәҗәгать итеп хәл итеп булуын күпләр белми дә. Бу аңлашыла да, башлангыч чорда һәм күп еллар буена медицина иминияте компанияләре, кемузардан, үзләренең оешмасына күбрәк кеше җәлеп итү белән генә шөгыльләнделәр.

Иминият компаниясенә никадәр күбрәк кешене теркәп, полис бирсә, дәүләттән акча да шулкадәр артыграк килә. Дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда авыруларга ни дәрәҗәдә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелүе аларны артык кызыксындырмады. Алар бернинди җаваплылык тоймый гына дәүләт акчасын куллану һәм үзләштерү белән шөгыльләнделәр. Бәхеткә, аларга да кешеләргә хезмәт күрсәтүдә җаваплылык һәм дәваханәләр белән авырулар арасында килеп туган аңлашылмаучанлыкларны чишүдә ярдәм итү буенча таләпләр арттырылды. Хөкүмәт карарларына ярашлы,  шәхси клиникаларга да иминият полисы буенча хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә кушылды. Шәхси клиникалар әлегә кадәр үзләренә яхшы табыш китерә торган хезмәтләр күрсәтеп акча эшләргә күнеккәннәр иде, югыйсә. Яңа таләпләр буенча мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) буенча алар да хезмәт күрсәтүне арттырачак. Иминият компанияләре мәҗбүри медицина иминияте полисы кысаларында хезмәт күрсәтүче шәхси клиникалар эшчәнлеген дә күзәтеп барырга тиеш.  Ни кызганыч, каршылыклар һәм хокук бозулар еш кына очрап тора. Бу турыда Бөтенрусия иминиятчеләр союзы президент Дмитрий Кузнецов белдерде.

“Без медицина оешмаларында пациентларның хокуклары бозылган иң еш 15 очракны барладык.

Алар ОМС системасында эшләүче иминият компанияләренә килгән мөрәҗәгатьләр буенча төзелде. Иң еш хокук бозуларга түбәндәгеләр керә:

  1. Дәвалау вакытын озайтуга һәм аның кыйммәтләнүенә, сәламәтлекнең начараюына китерә торган сыйфатсыз медицина ярдәме.
  2. Юллама бирүдән, табиб кабул итүеннән, медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту.

3 “Тар” белгечлек табибларның кабул итүен, профильле бүлеккә яткыруны, лаборатор һәм диагностик тикшеренүләрне озак көттерү.

  1. Медицина персоналының гамьсезлеге, әхлаксыз мөнәсәбәте, конфликтлар.
  2. Башка шәһәрдә, төбәктә медицина ярдәме алуда авырлыклар.
  3. “Өстәмә язмалар” (гражданнарның медицина карталарында һәм “Пациентның шәхси кабинеты”нда чынлыкта күрсәтелмәгән хезмәтләр күрсәтү).
  4. Лаборатор һәм инструменатль диагностика, МРТ, КТ, рентген, УЗИ үткәндә хокуксыз түләү алу.
  5. Стационарда чыгым материаллары, дарулар, шприцлар өчен хокуксыз түләү алу.
  6. Амбулатор шартлард пломба материаллары (стоматология), рентген пленкасы, КТ яки МРТ нәтиҗәләрен уздырырга диск өчен хокуксыз түләү алу.
  7. “Тар” белгечлек табиблары консультациясе өчен түләү алу.
  8. Cтационар шартларда яман шеш белән авыручылардан дарулар өчен акча алу.
  9. Дәваханәгә яткырудан нигезсез баш тарту.
  10. Вакытыннан алда дәваханәдән чыгару нәтиҗәсендә, сәламәтлек начараю.
  11. Русиянең башка төбәгендәге “прописка” өчен поликлиникага беркетүдән баш тарту.
  12. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасының өйгә чакыруга килүдән баш тартуы.

Мәҗбүри медицина страховкасы полисы – кеше гомерендә икенче мөһим документ, ул безгә туу турындагы таныклыктан соң ук бирелә. Мәҗбүри медицина страховкасы – гражданнарның бушлай медицина ярдәмен күрсәтүнең конституцион хокукларын тәэмин итү өчен эшләнгән система. Полис буенча ярдәм Русиянең барлык төбәкләрендә дә һәркемгә бушлай күрсәтелергә тиеш. Моны барлык медицина үзәкләрендә дә беләләр, әмма каршылыклар яки медицина ярдәменең кайсысы бушлай, ә кайсысы түләүле күрсәтеләчәген үзләренчә аңлатырга теләүчеләр очрап  тора. Сезнең теләкләрне үтәргә теләмәүчеләр хакында да еш ишетергә туры килә.

Сезнең хокукларның берничәсен санап үтәбез

Табиб сайлау

Сезнең теләсә нинди поликлиникада үзегез теләгән табибта дәваланырга хокукыгыз бар, иң мөһиме, әлеге поликлиникада алда беркетелгән булу. Шулай да үзегезгә якынын сайласагыз яхшырак, йортка чакырткан очракта табиб тихрәк киләчәк.

Диспансеризация үтү хокукы

Диспансеризация ярдәмендә күпчелек сәламәтлек проблемаларын алдан ачыкларга була. Кешенең яшенә карап тикшеренүләр узу исемлеге төрлечә, ләкин гадәттә ул УЗИ, флюрография, ЭКГ һәм башка тикшеренүләрне үз эченә ала. Алдагы елларда күп кенә поликлиникалар УЗИ һәм чыгымнар таләп итүче башка мөһим тикшеренүләрне төшереп калдырырга тырышалар. Мондый очракка тарысагыз, үзегезнең иминият компаниясенә шалтыратып хәбәр итегез, чөнки поликлиника сезнең хокукларны боза булып чыга.

Диспансеризация 18 яшьтән алып өч ел саен үткәрелергә тиеш.  40 яшьтән соң сез ел саен медицина тикшерүләре үтә аласыз.

Тешләрне дәвалау

Теш дәвалауның, кем әйтмешли, ат бәясенә төшүенә гадәтләндек инде. Шуңа күбебез аны бушлай яки мәҗбүри медицина иминиятләштерү (ОМС) программасы  буенча ямап –алдырып булуын оныта да төште бугай. Бушлай икән, юньле түгел инде ул, дип, актык акчасын тотып, түләүлегә йөгерүчеләребез дә җитәрлек. Әмма юкка! Хәзер шәхси клиникаларда гына түгел, дәүләтнекендә дә заманча технологияләр кулланып, сыйфатлы итеп, ә иң мөһиме – бушлай дәвалыйлар. Әмма моның өчен дә үз хокукларыңны белү зарур.

Бушлай күрсәтелә торган стоматология хезмәттләренә түбәндәгеләр керә:

*авыру кешене беренчел кабул итү һәм карау,

*диагностика үткәрү () рентген, МРТ, биопсия, стоматоскопия),

*тешләрне, уртларны, теш казналыгын, авыз куышлыгының лайласыман тышчасын дәвалау,

*теш алу һәм шешне дәвалау,

*гигиена һәм профилактика чараларын ашкару (тешләрдәге ташларны алу, фторлау).

Күп кенә төбәкләрдә балалар өчен ортодент хезмәте дә ОМС программасына кертелгән. Моны белү бик мөһим, чөнки “прикус”ны нәкъ менә бала чагында дөрес итеп формалаштыру алга таба теш проблемаларыннан котылырга ярдәм итә. Кайсыбер төбәкләрдә заманча физиотерапия (лазер белән дәвалау) ысуллары, теш ямауда кулланыла торган заманча материаллар ла ОМС программасында урын алган. Кыскасы, теш проблемасы килеп чыккан очракта, аны бушлай да хәл итеп булуын һәм төбәкнең иминиятләштерү фонды яки иминиятләштерү компаниясе сайтында бу җәһәттән үзегезне кызыксындырган мәгълүматлар алып булуын онытмаска гына кирәк.

Югарыда санап узган хезмәтләр өчен сездән түләү таләп итә башласалар, шулай ук иминият компаниягезгә хәбәр итегез. Алар шалтыратып мондый хокуксыз түләтүләргә чик куярга тиеш. Һәм чик куела да, тик безнең күпләребез иминиятчеләргә шалтыратырга кирәклеген онытып җибәрә  яисә бу турыда бөтенләй  белмиләр. Үзегезнең иминият компаниясенең телефон номеры полисыгызның артында язылган, карап файдалана белергә өйрәник.

Шунысы кызык, берләребез үз хокукларыбызны тиешенчә куллана белмәгәндә, икенчеләребез түләүле, мәслән, кыйммәт материаллардан теш куйдыруны да бушлай даулый башлый. Бу урында ачыклык кертеп китәргә кирәктер.

Нәрсә өчен түлисе?

Стоматологиядә барлык хезмәтләрне дә бюджет хисабына гына башкарып булмый, кайберләре өчен түләргә кирәк. Мисал өчен, теш һәм ипмлантлар куйдыру өчен түләнә. Дәүләт кайбер категориядәге кешеләргә: Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына, камалыштагы Ленинградтта яшәгәннәргә, Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарга бу хезмәтләр өчен түләүне үз өстенә ала.

Шифаханәгә юллама алу

Ветераннар, инвалидлар, Чернобольдә булганнар медицина күрсәтмәләре буенча бушлай юллама ала. Алар социаль страховкалау фонды аша бирелә. ОМС буенча да шифаханәгә бушлай юллама алырга мөмкин. Мәсәлән, күптән түгел операция яисә җитди авыру үткәргән кешеләргә юллама бушлай бирелә. Ләкин мондый өстенлекле юлламалар саны чикләнгән. Аны алу өчен сезне дәвалаган табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сирәк билгеләнә торган анализлар тапшыру

Соңгы берничә елда Башкортстанда медицина тикшерүләрен үткәрү өчен анализлар тапшыру структурасы бөтенләй үзгәрде. Анализ хәзер поликлиника яисә дәваханәнең үзендә түгел, ә заманча төгәл җиһазлар урнаштырылган үзәктә үткәрелә. Яңа төр җиһазлар аркасында анализларны эшкәртү вакыты һәм сыйфаты кискен артты. Бүгенгесе көндә республиканың яңа үзәгендә элеккеге 40 урынына 460 төр анализ тикшерүе үткәрелә. Аларның күбесе табиб кушуы буенча – бушлай. Бушлай булганнарның исемлеген табасы гына кала.

Моны белү мөһим!

Ашыгыч ярдәм һәрвакыт бушлай!

Дәүләт дәваханәсендә документлар, полис булмаса да ярдәм күрсәтүдән баш тартырга тиеш түгелләр. Гадәттән тыш хәлләрдә: кеше кулын яисә аягын сындырса, аңын югалтып егылса, кайсыдыр органында каты авырту булганда ярдәм бушлай күрсәтелергә тиеш. Авырлы хатын-кызларга һәм 1 яшькәчә балаларга ярдәм беренче чиратта һәм бушлай башкарылырга тиеш. Милли календарьга кертелгән прививкалар һәрчак бушлай эшләнгәнлеген дә онытмагыз.

Бу язма алдагы көндә үз хокукларыбызны яклауда аз булса да ярдәмче булыр дигән ышанычта калабыз. Иң мөһиме, булган сәламәтлегегезне саклагыз һәм исән-сау булыгыз, дуслар!

Фото:ivprave.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас