Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 Май 2022, 10:58

Тромб билгеләрен беләсезме?

Куерган кан укмашуы йөрәк тибеше туктауга, тын алу авырлашуга һәм инсультка китерергә мөмкин.

Тромб билгеләрен беләсезме?
Тромб билгеләрен беләсезме?

Организмда тромб барлыкка килүнең кеше сәламәтлеге өчен гаять хәвефле булуын һәркем яхшы белә. Мәсәлән, куерган кан укмашуы йөрәк тибеше туктауга, тын алу авырлашуга һәм инсультка китерергә мөмкин.

   Белгечләр кан төерләренең күбрәк балтырда яки ботта, шулай ук үпкәләрдә күзәтелүе хакында әйтә. Балтырда кан төере булуның билгеләре – чәлтерләр шешенүе, авыртуы, шул ук вакытта тән температурасы күтәрелүе.

   Тын җитешмәү (аеруча физик көчергәнеш вакытында) исә кан төере үпкәдә барлыкка килүгә ишарә булырга мөмкин. Шуңа да, әгәр организмда хәвефле үзгәрешләр сизелсә, табибка барырга ашыгыгыз.

Фото: mnoportal.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: