Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 Май 2022, 11:06

Мәдәни учак дөрләсә, рух сүнмәс!

Туган авылым Калмашбашка еш кайтыла, нигездә, эштән соң гына кузгалгач, караңгы төшүгә генә кайтып җителә. Һәм... авылга кергәч тә, күзләр иң тәүдә клубның балкып янган утларын эзли.

Мәдәни учак дөрләсә, рух сүнмәс!
Мәдәни учак дөрләсә, рух сүнмәс!

Авылларда уңышлы эшләп килүче мәдәният йортларын һәм клубларны мин йөзек кашына тиңләр идем. Әгәр алар балкып тора һәм ялкынланып эшли икән, димәк, авылның һәм анда яшәүче халыкның дәрт-дәрманы сүрелмәгән, киләчәге якты дигән сүз.

   Туган авылым Калмашбашка еш кайтыла, нигездә, эштән соң гына кузгалгач, караңгы төшүгә генә кайтып җителә. Һәм... авылга кергәч тә, күзләр иң тәүдә клубның балкып янган утларын эзли. Һәм таба да! Шөкер, бүген дә анда дәртле музыка уйный, димәк, яшьләр кичке биюгә җыелган, дип куям. Рәхәт булып китә күңелгә!

   Март ахырында авылдашларым билгеле дараматург Наил Гаетбайның “Авылга кызлар килде” дип аталган пьесасын сәхнәгә куеп сөендерде. Әйткәндәй, быелгы премьера турында “Өмет” гәзитендә язып чыкканнан соң редакциягә күп яклардан: “Чакмагыш якларында бик тә кирәкле конкурс үтә икән, нигә безнең районда да юк ул?”,- дигән хатлар һәм СМС-хәбәрләр килде. Бәлки, киләчәктә мондый конкурслар башка районнарда да тергезелер әле дигән өметтә калабыз.

   Калмашбаш мәдәният йортына килгәндә, аның тышкы күренеше дә, эче дә, анда эшләүче кешеләр дә нур чәчеп тора дип әйтергә мөмкиндер. Фойены ямьләп утырган матур гөлләр, даими алышынып торган күргәзмәләр, зур сәхнә һәм иркен тамашачылар залы бирегә килүчеләрне үзенә тартып тора. Үскән чакта клубыбыз (без аны шулай дип атыйбыз) иң зур, иң матур, әкияттәгедәй серле булып тоела иде. Бүген инде, күп җирләрдә искиткеч зур һәм затлы мәдәният сарайларында булырга туры килгәннән соң, клубыбызның гадәти бер мәдәният учагын аңларга тиешмен кебек. Ләкин минем өчен ул барыбер иң-иңе булып кала.

   Мәдәният сараен менә биш ел инде Римма Альберт кызы Шәрипова җитәкли. Оештыру сәләтен, булдыклылыгын һәм башкаларда да иҗади ялкын кабызуга сәләтлелеген күреп тапшыралар аңа бу җаваплы эшне. Һәм ялгышмыйлар да! Римма ханым эшкә җиң сызганып тотына: нәтиҗәдә, бүген мәдәният учагы гөрләп эшли, бәйрәм саен һәвәскәр артистлар катнашлыгында матур концертлар куела, төрле бәйгеләр үтә, республика һәм Татарстан артистлары да бик теләп концерт куярга киләләр бирегә.

   -“Сездә күңелгә шундый рәхәт, килгән саен киләсе килеп тора”,- дип килә безгә һәр кеше,- дип елмая Римма Альберт кызы.- Чынлап та пөхтәлек һәм матурлык тудырып эшләргә тырышабыз, шуннан үзебез дә рәхәтлек алабыз.

   Бүген мәдәният йортында өч кеше тырыш хезмәтен сала – җитәкче Римма ханым үзе, мәдәни чараларны оештыручы Рәвис Сабитов һәм художество җитәкчесе – Гөлсем Хәҗипова. Алар барсы да үз эшләренә чиксез бирелгән кешеләр.

   -Бездә искиткеч дәртле дә, булдыклы да кешеләр яши. Башка мәдәният йортлары хезмәткәрләре белән аралашканда барсы да клубка халыкны җәлеп итүнең авырлыгына зарланалар,- ди Римма ханым елмаеп.- Ә бездә, шөкер, бу яктан проблема юк. Спектакль сәхнәләштерергә булсак та, бәйрәмгә концертлар әзерләргә булсак та, һәвәскәрләребез теләп катнаша. Әлбәттә, соңгы ике елда пандемия аркасында клубка халык җыеп эшләү мөмкинле аз булды. Шулай да авылдашлар өчен мәдәни төркем оештырдык һәм  аларны социаль челтәрләргә дә чакырып, он-лайн, оф-лайн форматта бик күп чаралар үткәрдек. Халык бит ул чакта югалыбрак калган иде: кеше-кешегә керү, кунакка йөрешүләр дә бетеп торды, исегездәдер. Менә шул вакытта аларны күңел төшенкелегенә бирелүдән шулай итеп сакларга тырыштык. Һәр тәкъдим иткән чараны яратып карыйлар, рәхмәт белдерәләр иде, күпләре без оештырган флешмобларда теләп катнашты. Әлбәттә, экран аша гына аралаша торгач, пассивлаша башлаучылар да булды. Инде, шөкер, чирләр бераз чигенде һәм менә залларыбызны тутырып тамашаларга килә башладылар. Үзегез дә күрдегез, спектакль куйган көнне залда алма төшәр урын да юк иде. Моңа без шатланып бетә алмыйбыз. Безнең коллектив һәрчак халык белән тыгыз элемтәдә эшләүне, тере энергия белән бүлешеп эшләүне өстен күрә.

   -Социаль челтәрләрдә эшегезне гел күзәтеп барам, кызыксыну тудырырлык флешмобларыгыз күп булды.

   -Биюләр  буенча үткәргән чараларыбызны бик яраттылар. Художество җитәкчебез Гөлсем Хәҗипова – яңа биюләр салу остасы. Шулар белән республика һәм район конкурсларында катнашып, гел призлы урыннар яулап киләбез. Ә Рәвис Сабитов – районның “Идел” гармунчылар ансамбле әгъзасы. Ул авылдаш гармунчыларыбызны туплый, конкурсларда уңышлы чыгышлар ясап киләләр.

   Бездә шулай ук “Илһам чишмәсе” дип аталган шигьрият түгәрәге эшләп килә. Анда, яшьләрдән тыш, хаклы ялда булган апаларыбызның да дәртләнеп иҗат итүе сокландыра. Мәсәлән, Рида апа Хаҗиәхмәтова, Майруза апа Насыйрова, Нәфисә апа Гомәровалар – түгәрәкнең иң актив әгъзалары. Алар шлешмобларда да актив катнаша. Рәвис абый Сабитовка да карап сокланам – ул көн саен диярлек бер шигырь язып, безгә укып ишеттерә.

   -“Мәдәният” милли проектының ярдәмен тоеп эшлисезме?

   -Тормыш алга бара һәм авыл клублары да аннан артта кала алмый, әлбәттә. Бүген республикада милли проектны тормышка ашыру эшебезгә зур этәргеч бирә. Мәсәлән, безнең мәдәният йортында да, районның башка мәдәният учакларында да матди-техник базалар яңартыла. Чакмагыш район мәдәният йорты, район хакимияте җитәкчеләре безгә карата яхшы мәнәсәбәттә, эшебездә нәрсә кирәген үзләре үк белеп тора. 2018 елда өр-яңа, яхшы сыйфатлы аппаратуралар алдык, сәхнә пәрдәләре, залдагы утыргычлар – барсы да яхшы халәттә. 2016 елда ППМИ программасы кысаларында түбә яңартып ябылды, ишек һәм тәрәзәләр алыштырылды. Ләкин мәдәният учагы ул шундый урын – аны гел төзәтеп-ремонтлап торсаң гына күркәм йөзен саклый ала. Башкарасы эшләр бихисап, быел, мәсәлән, күтәрмә читләрен яңартасы бар. Ә болай үзебез дә акча эшләргә тырышып яткан көн: концерт-спектакльләр күрсәтүдән, авылга килгән артистларның аренда өчен түләүләреннән кергән акчалар үз исәбебезгә күчә. Үткән ел, мәсәлән, 24,5 мең сум акчабыз әйләнеп кайтты. Без шул акчага көндәлектә кирәкле мөһим товарларны  сатып алабыз, быел менә кабинетта линолиум алыштырдык, күптән кул җитми торган зур гына бүлмәне костюмнар өчен җиһазландырдык. Фойедагы күргәзмәләрне гел яңартып торабыз. 23 февральгә башышлап эшләнгән “Минем әтием армиядә хезмәт иткән”, шулай ук “Минем гаиләм” дип аталган фотокүргәзмәләрне халык аеруча яратты: һәр фото алдында озаклап басып, таныш йөзләрне хәтерләрендә яңартып торучылар күп булды.

   Киләчәккә яңадан-яңа максатларыбыз, иҗади планнарыбыз бихисап. Барсын да тормышка ашырырга насыйп булсын иде.

                                                                Гөлара Арсланова.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: