Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 Май 2022, 10:00

“Башламаудан да яхшысы юк!”

Тәмәке тартучылар бу начар гадәтнең никадәр зыянлы икәнен беләме икән?

“Башламаудан да яхшысы юк!”
“Башламаудан да яхшысы юк!”

Тәмәке тартуның организмга зыянлы булуы хакында  кечкенәдән сөйләп, төрле аңлату эшләре алып барыла.  Күпләр бу начар гадәтнең зыянлы икәнен аңлап үсә.

Тәмәке тарту ул җитди авырулар, мәсәлән, үпкә яман шеше,  хроник үпкә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, гомумән, бик күп авыруларга китерә.

Ә бу чирләргә дучар булмас өчен,  тартуны бөтенләй ташларга кирєк. Тик күпләр тәмәке тартуны ташлауны бик авыр кичерә, яки бөтенләй ташлый алмый.

 Сәламәтлек саклау өлкәсе алып барган махсус тикшеренүләрдән күренүенчә, тәмәке тартучыларның 60-80 проценты тартуны ташларга тели, яки берничә тапкыр ташларга тырышып карый, әмма ташлый алмый. һәм алар квалификацияле ярдәмгә мохтаҗ булуларын инкарь итми. Хәзер бик күпләр ярдәм сорап, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә.

Тәмәке тартуны ташлаган кеше үз сәламәтлеге өчен зур файда ясый. Чөнки соңгы тәмәкене тартканнан соң 20 минут вакыт үтүгә кан басымы нормаль хәлгә килә, аяк-кулларда кан белән тәэмин ителеш яхшыра. 8 сәгатьтән соң кандагы кислород тупланышы нормальләшә. Тартылган соңгы сигареттан соң ике тәүлек үтүгә ис һәм тәм сизү яхшыра. Ә инде бер атнадан бит тиресе матурлана,  тиредән, чәчтән начар ис китә. Бер айдан тын алулар җиңеләя, хәлсезлек, арулар, баш авыртуларның эзе дә калмый, бигрәк тә иртәнге көчле ютәл борчымый башлый.

Ярты елдан кешенең пульсы яхшыра,  спорт белән шөгыльләнү теләге туа.

Тәмәке тартуны ташлап бер ел үтүгә, тартуны ташламаган кешеләр белән чагыштырганда  коронар йөрәк авырулары белән чирләүләр яртылаш кими.

5 елдан көнгә бер кап тәмәке  тартучылар белән чагыштырганда, үпкә яман шешеннән үлү куркынычы кискен кими.

Тәмәке тартуны ташларга теләге булганнар врач-наркологтан консультация ала ала.

     Медицина статистикасыннан күренүенчә, тәмәке тартучылар үзләренең гомерен 5-10 елга кыскарта. Шулай булгач, гомерне куркыныч астына кую кирәкме соң?

Моңа кадєр тәмәке тартмаган, яки бер генә тартып караган кешеләргә киңәшебез шул: “Башламаудан да яхшысы юк!”

Сәламәтлегегез  үз  кулыгызда булуын онытмагыз! Сәламәт булыгыз!

 

     Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: