Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 Май 2022, 09:20

Авыруларны кайгыртып

Каталкада яткан пациентларга да снимок ясап була. 

arhangel.bashkortostan.ru
Фото:arhangel.bashkortostan.ru

Беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында Архангель үзәк район дәваханәсендә яңа “РИМ” диагностика-рентген комплексын кору эшләре тәмамланган. Комплекс ике эш урынына тәгаенләнгән. Аның диагностика мөмкинлекләре киң.  Аппарат өстәленең махсус конструкциясе 350 килога кадәр авырлыктагы пациентларга тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә.

Корылма шулкадәр уңайлы эшләнгән, аның ярдәмендә каталкада яткан авыруларга да снимоклар ясап була. Шулай ук “РИМ” рентген комплексы снимоклары икситмәле яхшы сыйфатлы.

Дәваханә хезмәткәрләре яңа медицина корылмасы пациентларның күкрәк читлеге органнарын сыйфатлы тикшерергә мөмкинлек бирә дигән фикердә. Аппаратның нурланыш йөкләмәсе дә шактый киметелгән.

 Беренчел звеноны модернизацияләү  программасы Владимир Путинның 2018 елда булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. 

Чыганак: arhangel.bashkortostan.ru

Читайте нас: