Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 Май 2022, 21:12

Сәламәтлек саклау өлкәсендә пилот проекты старт алды

Пациентлар тормышы уңайлырак, гомерләре озынрак булсын.

Руфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Башкортстанда хроник йөрәк җитешсезлеге белән авыручыларны дистанцион диспансер күзәтүенең пилот проектын тормышка ашыру башланды.  

Проект кысаларында пациентларга медицина җиһазлары ярдәмендә динамик күзәтү оештырылды, алар  ярдәмендә  гомергә куркыныч тудыручы  билгеләр ачыкланачак, ә пациентлар үзләре үз вакытында югары технологияле дәвалануга юнәлтеләчәк.

Әлеге проект өчен җиһазлар Русия Дәүләт думасы депутаты Наталья Орлова, “Бердәм Русия”  партиясе һәм “Добромир” хәйрия фонды ярдәмендә сатып алынган.

Алдагы көнне йөрәк җитешсезлеге булган пациентларга җиһазлар тапшыру тантанасы булды. Анда Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Әхмәдинуров, Республика кардиология үзәгенең баш табибы урынбасары Евгений Ермолаев, шулай ук башка медицина оешма вәкилләре катнашты.

Беренчеләрдән булып җиһазларны Уфаның 5нче шәһәр дәваханәсе алды.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: