Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 Май 2022, 12:48

“Сыра корсагы”ннан котылу юлы билгеле

Бу төшенчә хакында ишеткәнегез бар идеме?

icecamp-krylya.ru
Фото:icecamp-krylya.ru

Медицина фәннәре кандидаты, Иҗтимагый сәламәтлек ассоциациясе президенты Андрей Демин русиялеләргә “сыра корсагы”ннан котылу ысулын ачып салды.

Аның сүзләренчә, “сыра корсагы” дип үзгә бер симерү төрен атыйлар. Табиблар сәламәтлекнең бу тайпылышын җитди хәвеф факторы буларак карый. “Фән телендә сөйләсәк, бу абдоминаль симерү төре дип атала. Ул очракта майлар башлыча бил тирәсендә җыела. Уңай булмаган әлеге күренеш кешенең сәламәтлеге һәм гомере өчен зур хәвеф белән бәйле”, – ди ул.

Бу проблеманы хәл итүнең бердәнбер юлы – ул да булса сырадан баш тарту. Табиб сүзләренчә, бу эчемлектән баш тарту аппетитны киметергә һәм күңел көрлеген кайтарырга булышачак.

Шулай ук алкоголь эчемлекләр эчүне туктатырга киңәш итә, чөнки аек яшәү рәвеше гомерне озынайта һәм аның сыйфатын яхшырта. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: