Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 Май 2022, 21:39

Бавырыгызны саклагыз!

Табиб-терапевт Стив Хруби бавыр авыруының төп билгеләрен атаган. Аның сүзләренә ярашлы, тән тиресе кычытыуы, аяклар шешенүе һәм косасы килү куркыныч чир пәйда булуына күрсәтүе ихтимал.

Бавырыгызны саклагыз!
Бавырыгызны саклагыз!

Медик белдерүенчә, бавыр чире башлануының төп билгеләрнең берсе - тиренең туктаусыз кычытуы. "Тире кычытуы бавыр чиренең типик билгеләренең берсе. Аның сәбәбе төрле булуы мөмкин: үт куыгы юлларында ташлар, үт куыгы юллары яман шеше, ашказаны асты бизе шешенүе, беренчел билиар цирроз. Бавыр китереп чыгарган кычынуда еш кына тиредә тимгелләр яисә яралар күзәтелми",- ди эксперт.
Бавыр чиренең тагын да киң таралган бер билгесе - ангиомалар. Биттәге һәм аяклардагы үрмәкүчсыман вак кан тамырлары игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Моның бавырның тиешенчә эшләмәвен күрсәтүе мөмкин һәм кичектермичә белгечкә күренергә кирәк.
Буыннар шешенүе, укшу, кан укмашулар, кан агулар шулай ук авыру хасил булуына күрсәтүе мөмкин. "Моның кан куелыгы өчен җавап бирүче билгеле төр аксымнар җитешмәүгә бәйле булуы мөмкин, бу бавырның дөрес эшләмәвен аңлата. Күгәрекләр тире астында кан укмашуы аркасында килеп чыга. Күгәрекләр каракучкыл-зәңгәр, соргылт яисә шәмәхә төсендә булуы мөмкин. Аннары алар төсләрен үзгәртеп, төссезләнәләр", -дип аңлата Хруби.
Аяк табаннары шешүе һәм шешенүе, талчыгу хисе бимазалавы, эч авырту һәм кабаруы, тире һәм күз агының саргаюы, сидек төсенең үзгәрүе, медик әйтүенчә, шулай ук бавыр чире билгеләре булуы ихтимал. Табиб бу билгеләрнең барысына да җитди игътибар итәргә, диагнозны раслау яисә кире кагу өчен кичектермичә тикшеренү үтәргә киңәш итә.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: