Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 Май 2022, 12:00

Сәламәтлегегез турында кайгыртудан туктамагыз!

Авыртулар борчымаса да, вакыты-вакыты белән табибка күренергә кирәк.

Сәламәтлегегез турында кайгыртудан туктамагыз!
Сәламәтлегегез турында кайгыртудан туктамагыз!

     Һәр хатын-кыз  сәламәтлеген, тышкы кыяфәтен генә түгел,  эчке әгзаларының эшчәнлеген дә контрольдә тотарга  кирәклеген  онытмаска тиеш.

     Сәламәтлеккә җаваплы карау ул – түбәндәге  таләпләрне онытмаска кирәк дигән сүз. Мәсәлән, елына бер тапкыр сөт бизләренә, оча сөягенә УЗИ үтәргә, шулай ук гинекология мазогы тапшырырга, атипик күзәнәкләргә тест үтәргә, кан һәм бәвел анализы тапшырырга, глюкозага яки шикәргә, холестеринга, триглицеридка, липопротеинга анализ тапшырырга кирәк.

    Авыртулар, сызланулар борчымаса да, вакыты-вакыты белән табибка күренергә кирәк. Бу киләчәктә  җитди проблемалар белән очрашмавыгыз өчен  файдалы булачак. Мәсәлән,  анализ биреп, канның, холестеринның яки шикәр дәрәҗәсен белү кайсыбер чирләрне иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итәчәк.

     Әгәр  ниндидер хроник чирегез бар икән, югарыда атап үтелгән  тикшеренүләр исемлеге киңрәк тә булырга мөмкин. Шулай ук врач күрсәтмәләре буенча 40-45 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләргә өстәмә тикшеренүләр дә өстәлергә мөмкин.

    Бер сүз белән әйткәндә, ничә яшь булуга карамастан – 20дәме сез яисә 50дәме – үз сәламәтлегегез турында кайгыртудан туктамагыз.

      Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: