Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 Май 2022, 11:09

Эретелгән сырны күп ашарга ярамый

Ни өчен икәнен диетолог аңлата.

Эретелгән сырны күп ашарга ярамый
Эретелгән сырны күп ашарга ярамый

Табиб-диетолог Светлана Лазарева эретелгән сырны ашау кайсыбер очракларда хәвефле, ди.

Бер яклап бу ризык  кальций, фосфор һәм витаминнар чыганагы икәнен таный. Әмма эретелгән сыр составында фосфатлар күп, ди ул. “Фосфатлар – ризыкка пастасыман текстура бирүче матдәләр. Һәм фосфатларның зыянлы булуы дәлилләнгән. Мәсәлән, фосфатлар кальций үзләштерелүгә комачаулый”, – дип кисәтә ул бу ризыкны чамадан тыш куллануны.

Табиб сүзләре буенча, фосфатлар дозасының чамадан тыш булуы организмда кальций запасларын юкка чыгара һәм сөякләргә зыян итәргә мөмкин, аеруча балаларның терәк-хәрәкәт аппараты формалашканда. “Эретелгән сырны күп ашау хәтта рахитка китерергә мөмкин”, – ди Светлана Лазарева. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: