Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 Май 2022, 14:30

Үзем дәваланам

Дару бер яктан дәвалый...

Үзем дәваланам
Үзем дәваланам

Дару бер яктан дәвалый...

Дару бер яктан дәваласа, икенче яктан зыян китерә диләр. Җитмәсә, алар көннән-көн кыйбатлана, ә чирләр кимеми, азганнан-аза, яшәрә, арта. Халык медицинасы ысулары белән дә тән саулыгын әллә күпме саклап, аны төрле авырулардан яклап була. Шуларны истә тотып, “Сихәт” сезгә сихәтләнергә ярдәм итсен дигән теләктә берничә киңәш язып үтәбез.

Буыннар авыртканда алма серкәсе

Βaнналар. 1 стакан алма серкәсен 6 стакан суга салып, кулларны һәм аякларны шунда чылатып алырга. Әгәр сезне муен, җилкә тирәсендә авырулар борчый икән, ул вакытта авырткан урынга компресс куегыз.

Уыгыз. 2 стакан алма серкәсенә 1 аш кашыгы зәйтүн мае салып, яхшы итеп болгатырга кирәк. Шуның белән авырткан урыннарны уыгыз. Даими куллансагыз, рәхәт җиңеллек тоярсыз.

Шифалы эчемлек

3 аш кашыгы алма серкәсен 300 г суда яки теләсә нинди җимеш сутына кушып болгатырга кирәк. Шуны көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан эчеп куегыз.

Алма серкәсе - буыннар авыртуга каршы менә дигән дәвалау чарасы. Аны башка төрле дә кулланып була. Ул көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан тазартырга ярдәм итә. Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Фото: canadagoose-store.ru

Үзем дәваланам
Үзем дәваланам
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: