Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 Май 2022, 15:11

Хәбиров: Без чирләргә тиеш түгел

Әмма чир сорап торамы соң?

lyubimiigorod.ru
lyubimiigorod.ru

Бүген оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясенең яңадан тарала башлау хәвефе турында телгә алды.

Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, ковидның яңа дулкыны башлану ихтималы зур. Әле кайсыбер чит илләрдә авыручылар саны арту күзәтелә. АКШ, Германия, Кытайда бу чир сәбәпле үлем очраклары да ешайган. Шуңа бүген безгә ковидка каршы ревакцинация эшләүгә басым ясарга кирәк, дип белдерде Радий Фәрит улы.

“Ревакцинация планына күчәбез. Без инде чирләргә тиеш түгелбез. Әгәр яңадан “дельта” кайтса, бу иң авыр дулкыннарның берсе булачак. Үткәнендә үлем очракларының күпме булганлыгын хәтерлисезме? – диде ул район һәм шәһәр хакимиятләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Юл картасын төзегез. Соңыннан эшнең барышы турында һәр башлыктан процентлар сораячакбыз. Үзебездән башлыйбыз, шәхси үрнәк күрсәтәбез. Шәхсән мин даими вакцинация ясатам”.

Бүген республикада коронавирус йоктыручылар саны 287 мең кешедән артып китте. 11 май мәгълүматлары буенча, халыкның 99,8 проценты бу чирдән туысынча прививка эшләткән, дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: