Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 Май 2022, 16:29

Кышкылыкка салган кызыл чөгендер җәйгә кадәр калыр кебекме?

Аннан нинди дәва әзерләп була?

Кышкылыкка салган кызыл чөгендер җәйгә кадәр калыр кебекме?
Кышкылыкка салган кызыл чөгендер җәйгә кадәр калыр кебекме?

Аннан нинди дәва әзерләп була?

 

Хатын-кызларда яман шееш авыруы килеп чыкмасын өчен, халык табиблары өгендер куасы әзерләп эчәргә киңәш итә.

Бу файдалы эчемлек организмны шлаклардан да чистарта. Чүпрәле куас ике-өч тәүлектән әзер була.

Моның өчен: 500 гр чөгендер, 3 литр су, 50 гр кара ипи, 10 гр чүпрә, 100 гр шикәр комы кирәк була.

Чөгендерне яхшылап юып, юка телемләп турыйбыз да суга салып пешерәбез. Су чөгендерне капларлык кына булсын. Пешеп чыккач, чөгендерне шулпадан сөзеп алабыз. Шулпа өстенә калган суны агызабыз. Әлеге су кайнап чыккан һәм җылымса булырга тиеш. Аңа кара ипи, шикәр, чүпрә салабыз һәм бер-ике көн караңгы урында тотабыз. Соңыннан куасны сөзәбез. Чөгендерне башка бер ризык пешергәндә куллана аласыз.

Фото: novostivl.ru

Кышкылыкка салган кызыл чөгендер җәйгә кадәр калыр кебекме?
Кышкылыкка салган кызыл чөгендер җәйгә кадәр калыр кебекме?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: