

Яз җитте, җир ачылды...
Әле үги-ана чәчәге белән умырзаялар гына баш калкыта. Башка үләннәр көннәрнең җылысын көтә. Вакыт табып, урман ягына сәяхәткә барып килү дә зур сәламәтлек чыганагы икәнлеген күпләр аңлыйдыр. Урман — зур байлык, хәзинә. Агачларның тәэсир көче язгы чорда бигрәк тә үзен сиздерә. Табигатьтә һәр агач, һәр үләннең шифасы бар. Аны дөрес һәм вакытлы куллана белергә генә кирәк.
Урмандагы имән, каен, кара чыршы, нарат — көчле агачлардан санала. Агачлардан көч алу өчен урман кырындагы ачыклыкта, кояшка туенып торганын сайларга кирәк. Аларның диаметры 15—20 сантиметр юанлыкта булганы яхшы. Шулай ук юкә, яшь усак агачлары да дәвалау сыйфатларына бай.
Юкә чәчәге төнәтмәсе салкын тигәндә дәваласа, усак ботагыннан ясалган гәрәбә баш авыруыннан файдалы. Әлеге гәрәбә усак ботакларын 2–3 сантиметр озынлыгында кисеп, баш үлчәме зурлыгында җепкә тезеп, һәр кешегә аерым ясала. Гәрәбә көнгә бер тапкыр кулланыла. Моны сез кулланып караган кешеләрме?
Яшь усакның кайрысы да бик файдалы. Кипкән кайрыны термоска салып төнәтеп, көнгә 3 мәртәбә 2шәр аш кашыгы эчәргә кирәк. Ул кече йомышын үти алмаучыларга киңәш ителә. Яфракларының да шифасы күп. Көзгә кергәнче, аларны җыеп алып киптереп куярга кирәк.
Әгәр дә кешенең тәнен тиз арада гына бетми торган кутыр басса, мунчада кайнар суда төнәтелгән усак яфраклары белән тәнне уарга, юынырга мөмкин. Нәтиҗәсе 2—3 көннән үк күренә.
Язгы чорда каен бөресен җыеп куйгансыздыр. 50 грамм чамасы бөредән төнәтмә ясап, аны бөер авыруыннан кулланырга була.
Аяклар сызлап борчыса, яз көне җыелган яшь наратның сагызлы бөресеннән яки бөтнектән яисә лавр яфрагыннан ясалган җылы төнәтмәләргә тыгып утыру да файда бирә.
Нәүруз үләне (первоцвет) артритны дәвалый.
Ун грамм вакланган нәүрүз үләненә бер стакан кайнар су салыгыз. Шуны 15-20 минут төнәтегез. Төнәтмәне чирек һәм яртышар стаканлап, көнгә өч-дүрт тапкыр эчегез. Нәүрүз үләнен яшел салат килеш шулпалы ашларда куллану да файдалы санала. Әмма бу шифалы үсемлекнең сезгә арытаба да кирәк булачагын истә тотып, аны саклык белән кисеп җыегыз.
Әлеге киңәшләрнең барысы да кулланылып каралган, шулай да алдан табиб белән киңәшү зыянга булмас.
Фото: poleznii-site.ru