

Тавык йомыркасы һәм аяклар...
Язгы иртә. Авыл иртәсе. Кояшның тансык нурлары хәйран хозурлык тудырып, сузылып җирне колачлап ала. Таң ата. Абзарда йокымсырап кына күшәп яткан сыер-сарыкларны сискәндереп, дөньяга шат аваз салып әтәч кычкырып җибәрә. Бичәләре - уңган тавыкбикәләре кетәклектә хәрәкәткә килә, сикереп төшеп кагына башлый, күзенә чалынган җимне чукып ала һәм инде кайсыларыдыр ояга менеп утыра – йомырка салыр вакыты җиткән. Хуҗалар мал караган уңайдан җып-җылы йомыркаларны итәккә җыеп алып, бу уңганннарга җылы җим куеп, чиста су салып, хәлләрен белешеп ала. Менә инде, Ходайның рәхмәте түгелме ни бу муллык – сыеры, кәҗәсе таң атуга сөте белән, тавык кошы йомыртка салып сөендерә. Ә кемнеңдер сыеры бүген генә бозаулап куйган булса, икеләтә шатлык, тагын дәва – угызы да булды! Муллык та, дәва да.
Әйткәндәй, тавык йомыркасын без күп очракта аш-су зәерләгәндә генә кулланабыз. Аяк табаннарында шпоралар булганда файдасы тиюен барыбыз да беләме икән?
Аяк табаннарында шпоралар булса, әнә шул – яңа салынган тавык йомыркасы кирәк инде. Аны стаканга салып, өстенә 100 г куәтле аш серкәсе агызалар һәм катнашманы караңгы, салкынча урынга куялар. 3-4 көн торганнан соң йомырканы серкәдән алып, аның юка элпәсен тишеп, агын агызып алалар. Ә йомырканың сарысын аерым савытка салып, күбекләнгәнче болгаталар. Аңа 100 г скипидар һәм стакан төбендә калган серкәле утырманы аз-азлап кына куша барып, барысын бергә яхшылап болгаталар. Әзер булган катнашманы кара төстәге шешәгә агызып, караңгы урынга сакларга куялар.
Шпораларны кич белән дәваларга кирәк. Иң элек, мөмкин кадәр күбрәк, диңгез тозы салып эретелгән 0,5 л су әзерлиләр. Диңгез тозы булмаган очракта аш тозы кулланырга да ярый. Тоз эреп беткәч, шул җылы тозлы су белән авыру урыннарны юып, сөлге белән яхшылап корытып сөртергә кирәк. Әзерләнгән катнашманы болгатканнан соң авыру урыннарга сөртәләр. Катнашма сөртелгән шпораларны йон тукыма белән каплап куеп, җылы компресс ясыйлар һәм шулай төн буена калдыралар.
Бу процедураны савыгып беткәнче (7-10 тапкыр) кабатларга кирәк.
Фото: stroy-podskazka.ru