

Чикләвекләр ашау кандагы шикәр дәрәҗәсен киметергә булыша. Бу хакта Eat This, Not That! Порталы язып чыккан.
Кандагы глюкоза дәрәҗәсе углеводлардан гына түгел, шулай ук ризыклардагы аксым, майлар һәм клетчаткага да бәйле диелгән. Белгечләр чикләвекләрне башка ризыкларга өстәм ашарга киңәш итә. Мисал өчен, алма белән. Алма кандагы шикәр дәрәҗәсен тиз күтәрә, соңыннан төшерә.
Әмма рационга бер уч чикләвек яисә чикләвек маен кертү ашаганнан соң кандагы шикәр дәрәҗәсенең күтәрелү-төшү очракларының кимүенә булыша. Нәтиҗәдә мондый капкалаулар кешегә үзен озаграк тук хис итәргә мөмкинлек бирә.
Аннары, чикләвекләр, аеруча миндаль, Е витаминына бай һәм ялкынсынуларны киметергә булыша. Алар йөрәк-кан тамырлары системасын саклый.
Чыганак: lenta.ru