

Халыкара “Кызыл хаҗ” мәгълүматлары буенча Русиядә яшәүче халыкның нибары 1 процентында гына сау-сәламәт тешләр икән. 12 яшенә җиткәндә инде баланың 3-4 теше бөтенләй юкка чыккан яки яматылырга өлгергән була.
Ә менә Көнбатышта тешләрнең саулыгын саклауга игътибар зур. Анда, мәсәлән, соңгы 25 ел эчендә теш белән бәйле чирләр 10 мәртәбәгә кими төшкән. Моның сәбәбен белгечләр андагы табибларның халыкка тешләрне ничек дөрес чистартырга, сакларга өйрәтүләре белән аңлата.
Тешләрне иртәнге якта 30-40 секундта, ә йокларга ятар алдыннан 3-4 минут дәвамында чистарткан кешеләрдә кариес башлану куркынычы 30 процентка, ә пародонтоз чире 90 процентка кими диләр.
Фото: prezi-dent.ru