Сәламәтлек
1 Май 2022, 10:30

Шикәр чире кемгә яный?

Илдә һәр көн саен 420 кешедә 2 типтагы шикәр диабеты авыруы теркәлә.   Шуларның күпчелелеге – эш яшендәге кешеләр.

Шикәр чире кемгә яный?Шикәр чире кемгә яный?
Шикәр чире кемгә яный?

Илдә һәр көн саен 420 кешедә 2 типтагы шикәр диабеты авыруы теркәлә.   Шуларның күпчелелеге – эш яшендәге кешеләр.

   Тиз көчәюче 1 типтагы шикәр авыруыннан аермалы буларак, 2 типтагысына диагноз куелганчы 10-15 ел вакыт уза. Бу шундый авыру – тиешле чаралар күргәндә, сакланганда һәм табибларда даими тикшерелеп торганда, аны булдырмый калу мөмкинлеге зур.

   Икенче типтагы шикәр диабетының билгеләре еллар дәвамында сизелмәскә мөмкин, ә канда һәм бәвелдә шикәр микъдаренең югары булуы табибта тикшерелгәндә кинәт кенә билгеле булуы бар. Табиблар диабетикның портретын болай сурәтли: бу – яше 45тән арткан, артык гәүдә авырлыгыннан интеккән кеше. Билнең калын булуы да шикәр чире белән интегүчеләргә хас билге икән.

Фото: sport-express.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас