Сәламәтлек
29 апрель 2022, 06:48

Уртлар бозылса...

   Еш кына теш урты яки авыз куышлыгы бозыла.

Уртлар бозылса...Уртлар бозылса...
Уртлар бозылса...

   Еш кына теш урты яки авыз куышлыгы бозыла. Аннан котылу өчен бу рецептларны әзерләгез, файдасын күрми калмассыз.

  1. 1 литр кайнап суынган суга бишәр аш кашыгы прополис һәм алтын тамырның спиртлы төнәтмәләрен салып эшлиләр. Әлеге эремәләр белән авызны ешрак чайкатсагыз, авыз куышлыгы бозылудан котылырсыз.
  2. 1 литр кайнап суытылган суга 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чәй содасы, 15 тамчы 5 процентлы йод алына.

                                      Теш сызлаганда

   1 аш кашыгы кайнаган суга яртышар кашык прополис һәм алтын тамырның спиртлы төнәтмәләрен кушып кабалар һәм ярты сәгать авызда тоталар. Башта уртларыгыз әрнер, аннан ияләшер. Моны көненә 3 тапкыр кабатлагыз. Прополис дәвалый, ә спирт микробларны үтерә.

Фото: zub.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас