Сәламәтлек
26 апрель 2022, 14:49

"Сәламәтлек поездлары" кайсы якларга юл ала?

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдә менә шундый пост урнаштырды.

"Сәламәтлек поездлары" кайсы якларга юл ала?"Сәламәтлек поездлары" кайсы якларга юл ала?
"Сәламәтлек поездлары" кайсы якларга юл ала?

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдә менә шундый пост урнаштырды.

Безнең «сәламәтлек поездлары», инде дүртенче җәй Башкортстан буенча нәтиҗәле йөри. Коронавирус активлашканда без аны туктатып тордык. Хәзер хәлләр башкачарак, шуңа без кешеләр сәламәтлеген хәстәрләү буенча эшне активлаштырабыз. 18 апрельдән, һәр еллык акция «Сәламәт республика – сәламәт регион» хәрәкәт итә башлады, табиблар инде 192 йөрәк-кан тамыры авыруларын ачыклады. 11 кешедә яман шеш авыруына шик табылды, 80 – шикәр авыруы, бер кешедә туберкулёз тапканнар. Болар иң хәвефле очраклар. Моннан тыш югары кан басымы, холестерин, артык гәүдә авырлыгы - боларның киләчәктә сәламәтлек өчен хәвефле авырулар китереп чыгаруы ихтимал.

Бер яклап, нәтиҗәләр шәп түгел, һәр диагноз артында кеше гомерләре - кешеләр язмышы.

Икенчедән, Башкортстанның ерак районнарында яшәүче кешеләр медицина тикшеренүе үтсен, мөмкин булса, киңәшләр алсын өчен бу акцияне башладык.

Бу сезонда гына “сәламәтлек поездлары” табиблары 3 804 кешене кабул итте, 2 282 тикшерү уздырды. Май бәйрәмнәрендә кыска гына тәнәфес ясыйбыз да, аннары тагын мобиль бригадаларны эшкә кушабыз.

Бу атна ахырына шундый график:

Архангель районы: 28 апрель - Абзан

29 апрель - Терекле.

Салават районы: 28-29 апрель -. Лаклы.

Бөре районы:

28-29 апрель- Бахтыбай.

Бүздәк районы: 28-29 апрель - Ташлыкүл.

Авыргазы районы: 28 апрель - Түрембәт,

29 апрель -Усман.

Белорет районы: 28-29 апрель - Үзән.

Алдан чиратка язылырга кирәкми.

Барыгыз да сәламәт булыгыз!

"Сәламәтлек поездлары" кайсы якларга юл ала?
"Сәламәтлек поездлары" кайсы якларга юл ала?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас