

Һәм алюминий савытта ашарга пешермәгез.
Кемдер итсез ризыкларны ярата һәм ит ашаудан баш тарта.
Табиблар исә баш мие эшчәнлеген нәкъ менә аксымлы диета активлаштыра дигән фикерне куәтли. “Ит, сөт, йомыркада триптофан һәм тирозин аминокислоталары бар. Моннан тыш, алар нерв күзәнәкләре өчен дә кирәк. Әгәр дә итле ризыклар кемнеңдер күңеленә хуш килми икән, керән кушып ашарга тәкъдим ителә.
Халык медицинасында керән акыл дәрәҗәсен арттыру чарасы буларак танылган. Ризыкны алюминийдан ясалган савыт-сабада пешермәгез. Ризыкка эләккән алюминий кисәкчекләре интоксикация китереп чыгара. Бу исә кешенең хәтере начараюга китерә.
Фото: lozhka-povarezhka.ru